Татарстан Республикасында беренче мәртәбә югары уку йортлары укытучылары арасында “Елның иң яхшы яшь укытучысы” дигән конкурс эшләтеп җибәрделәр. Иң яхшы яшь укытучы ярты миллион сум күләмендә премия алачак, җиңүчене гыйнварда "Ел студенты" премиясе кысаларында игълан итәчәкләр.Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков белән үткән матбугат конференциясендә билгеле булды.
Икенче һәм өченче урыннар ияләренә 200 һәм 300 мең сум күләмендә премия тапшырылачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, конкурсның бүләкләү фонды арттырылачак, бу югары уку йортларында белгечлек буенча эшләү өчен яшь белгечләрне җәлеп итәргә ярдәм итәчәк.