Путин яңа тарих дәреслегенең ни өчен кирәк булуын аңлатты

2023 елның 16 декабре, шимбә

Россия Президенты Владимир Путин, туры линия вакытында,  өлкән сыйныф укучылары өчен бердәм тарих дәреслеге темасына үз фикерен белдерде.

Ул  хәзер 65 төрле тарих дәреслеге булуын әйтте. Аның  фикеренчә, тарихи вакыйгаларның фундаменталь дәүләт версиясе кирәк, ул дәреслекне укучы һәркемгә  җиткерелергә тиеш.   Теләсә кайсы ил тарихындагы кебек, Россиянең эчке проблемалары җитәрлек булган, әмма аларга "интеллигентларча , яхшы" карарга кирәк , дип саный ил лидеры.

"Дәреслекләр  хакыйкатькә туры килергә , дөрес булырга тиеш, ә кемнеңдер мәнфәгатьләрен кайгыртмаска тиеш ", - дип ышана Путин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International