Татарстанда биш балалар лагерен һәм спорт мәктәбен яңартуга якынча 767 млн сум сарыф ителәчәк

2023 елның 15 декабре, җомга

Татарстанда биш балаларны савыктыру лагерен һәм бер балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен яңартуга 766,8 млн сумнан артык акча тотылачак. Бу мәгълүмат дәүләт сатып алулары порталында пәйда булды.

Документлардан күренгәнчә, Лаеш районында урнашкан "Нармонка" лагеренда эшләр 300 млн сумга төшәчәк, ул  балаларны һәм яшьләрне сәламәтләндерүне, ял итүне оештыру буенча Казан шәһәренең “Ял”  үзәгенә карый.

 Моннан тыш, Әлки районындагы «Дубки» лагерен тәртипкә китерү 115,8 млн сумнан артыкка төшәчәк, Баулы районындагы «Ласточка» лагере 70,4 млн. сумга , Кукмара районындагы «Сосенка» лагере якынча 60 млн. сумга   һәм  38,2 млн. сумга якын  Ютазы районындагы «Дубравушка» лагерен төзекләндерүгә тотылачак.

Моннан тыш, Сарман районының «Старт» чаңгы узышлары буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе объектлары төзелешенә 182,3 млн сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International