18 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә 2023 елда төзелгән «Профессионалитет» федераль проектының белем бирү-җитештерү үзәкләре (кластерлар) һәм урта һөнәри белем бирү кластерларының стратегик сессиясе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
2022/23 уку елында «Профессионалитет» федераль программасы кысаларында Россия Федерациясенең 68 субъектында 925 белем бирү оешмасын үз эченә алган 220 кластер булдырылган. Федераль проект программалары буенча узган уку елында 344,9 мең кеше укыган.
Үткәрү көннәре: 2023 елның 18-20 декабре.
Үткәрү урыннары: 18 декабрьдә - ВДНХ дагы «Техноград» Инновация-мәгариф комплексы (Мәскәү шәһәре), 19-20 декабрьдә - Мәскәү өлкәсе «Энергия» көллияте (Реутов шәһәре, Мәскәү өлкәсе).