Казан укучылары Татарстан тарихында беренче тапкыр программалаштыру буенча Бөтенроссия команда олимпиадасы кубогын һәм абсолют беренче урынны алдылар

2023 елның 15 декабре, җомга

11-12 декабрьдә Санкт-Петербургта программалаштыру буенча мәктәп укучыларының егерме дүртенче Бөтенроссия ачык команда олимпиадасы узды. Олимпиада 5 сәгать дәвам итте. Программалаштыру буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия команда олимпиадасы - Россиядә иң абруйлы команда олимпиадасы.

Быел олимпиада финалында Россиядән, Казахстаннан, Белоруссиядән, Кыргызстан Республикасыннан, Таҗикстаннан һәм Үзбәкстаннан 238 команда катнашты. Барлыгы 714 катнашучы иде.

Казанның Мәскәү районындагы 2 нче лицей-интернаттан Абдуллин Гимран һәм КФУның Н.И. Лобачевский  ис. лицееның 11А сыйныф укучысы Кәримов Ренат, «Казан   МСК: Not Not Today» командасы составында,  13 биремне үтәп  абсолют беренче урынны яуладылар һәм Татарстан тарихында беренче тапкыр Россия чемпионнары булдылар. Балалар абсолют җиңүче кубогын Казанга алып кайттылар.

Безнең чемпионнар 3 сәгать 30 минут эчендә 13 биремнең 13 ен дә эшләп  беренче урын өчен көрәштә башка командаларга шанслар калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International