Югары уку йортларына документларны дәүләт хезмәтләре аша онлайн тапшырып булачак

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Россия хөкүмәте "Онлайн вузга укырга керү" дәүләт хезмәтләре суперсервисы эшен дәвам итү турындагы карарны раслады. 2024/2025 уку елында аннан мәктәпләрне тәмамлаучылар да, башка абитуриентлар да файдалана алачак, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Яңа елдан сервис "Россия эше" цифрлы платформасы белән интеграцияләнәчәк. Бу аны эш бирүчеләрнең һәм максатчан укуга дәгъва кылучыларның үзара хезмәттәшлеге өчен уңайлы мәйданчык итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, май аенда Россия Президенты Владимир Путин илдә мәгариф дәрәҗәләренә үзгәрешләр кертә торган указга кул куйды. Сынау проектында РФ алты югары уку йорты катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International