Казан укучылары өчен "Мәктәпкә юл" дигән проект эшли башлаячак

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

Казанда  "Казаныш" Халыкара архитектура-төзелеш форумында "Мәктәпкә юл" масштаблы проектын ачтылар. Шәһәр хакимияте балаларга белем бирү учреждениеләренә барырга һәм өйгә кайтырга мөмкинлек бирә торган максималь уңайлыклары булган  мохит булдырырга ниятли.

Күпләр баланы мәктәпкә йөртү буенча проблема авылларга гына хас дип уйлый. Әмма бу  мегаполисларда да шактый мәшәкать тудыра.  Мәсәлән, әти кешегә 3 баласын да шәһәр үзәгендәге лицейга  йөртергә кирәк. Лицей ягына бер генә юл килә һәм ата-аналар автомобильләре өчен махсус парковка юк. Юл өлешендә туктарга, балаларны мәктәп  капкасына кадәр кертергә кирәк, ул арада башка машина йөртүчеләр сигнал кычкырта башлый. Өйгә кайтканда да шундый ук хәл күзәтелә. Мондый мисаллар күп.

"STEP" Транспорт чишелешләре" компаниясе  Казан шәһәре Яңа Савин районының 25 нче кварталы мисалында әлеге мәсьәләне тикшергән. Монда берьюлы ике мәктәп - 132 һәм 103.  Экспертлар бу кварталны тулысынча үзгәртергә, машина кую урынын машина юлына якынрак чыгарырга тәкъдим иттеләр. Белем бирү учреждениеләренә юллар балалар өчен истә кала торган булырга тиеш, монда махсус тамгалар куярга кирәк . Еш кына балалар укуга үзләре генә бара  һәм өйгә кайта. Проектта катнашуга мәктәп укучыларын, ата-аналарны һәм педагогларны җәлеп итәчәкләр. Алар  мәктәп юлының нинди  булырга тиешлеге турында үз фикерләрен  әйтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International