416 сабый Татарстанда балалар бакчаларына өстенлекле урнашу хокукыннан файдаланган. Бу хакта, “Татар-информ”ның “Үзеңнекеләр турында кайгырту” темасына үткәрелгән матбугат конференциясендә, МХО (СВО ) катнашучыларга ярдәм чаралары турында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сөйләде.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары балаларның лагерьларда ял итүе турында да искәртте. Быел мәктәп яны лагерьларында МХО (СВО) катнашучылар гаиләләреннән ике меңнән артык бала ял иткән. Кышкы каникулларда балалар яшьләр эшләре министрлыгы һәм мәктәп яны лагерьларында ял итә алачак.
Республикада «ЗАБОТА О СВОих» программасы гамәлгә ашырыла. Татарстанда гражданнарга уңайлы булсын өчен, Телеграмда шул ук исемдәге платформа һәм чат-бот эшли башлады.