Илсур Һадиуллин “Теләкләр чыршысы” хәйрия акциясендә катнашты

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ел саен үткәрелә торган «Теләкләр чыршысы » хәйрия акциясендә катнашты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ТР Дәүләт Советы бинасында урнаштырылган чыршыдан Яр Чаллыда яшәүче 17 яшьлек Альмира  һәм аның 8 яшьлек сеңлесе Самираның открыткасын алды. Кызлар үзләренә бүләк-сюрпризлар сораганнар. Акциягә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарлары да кушылды.

"Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе 2018 елдан бирле уздырыла. Акция үткән  биш ел эчендә  106 450баланың  яңа ел теләге үтәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International