Россия мәгариф күзәтчелеге стратегик карар кабул итте: БДИ белән бәйле барлык системаларны 2026 елга үзебез ил программасы тәэмин итүгә күчерергә. Ә киләсе елда аны инде кайбер төбәкләрдә сынап карыйла. Яңа ПО Россия мәгарифенең үзенчәлеген һәм Бердәм дәүләт имтиханына таләпләрне исәпкә алып, үзебезнең ил белгечләре тарафыннан эшләнәчәк.
Россия мәгариф күзәтчелеге күчеш имтиханның күпчелек дисциплиналарының эчтәлегенә кагылмаячак һәм аның катлаулылыгына, объективлыгына йогынты ясамаячак, дип вәгъдә итә. Әмма информатикада программалаштыруның яңа мохитләре өстәлергә мөмкин, ә чит телләр буенча – тавышландыру һәм җаваплар язуның яңа форматлары кертелде.