Татарстанда рус телле тәрбиячеләр өчен «Мин татарча сөйлим һәм эшлим» конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Конкурс финалына республиканың 13 муниципаль берәмлегеннән 15 педагог чыкты. Алар  түбәндәге конкурс сынауларында катнашты:

«Мин - шәхес!» темасына визит карточкасы;

балалар белән үткәрелгән «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм» чарасын тәкъдир итү;

«Переведи! Татарча өйрәнәбез»;

«Ирекле микрофон» өй эше.

Нәтиҗәләр буенча конкурста түбәндәге катнашучылар җиңүче булды:

1 урын - Диана Малышева, Чаллы шәһәренең «Гөлчәчәк» 81 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы;

2 урын - Алена Галанцева, Чистай районының «Көнбагыш» 14 нче балаларын карау һәм савыктыру бакчасы;

3 урын - Ирина Краснова, Биектау районының “Тамчы” балалар бакчасы.

Җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International