Татарстан вәкилләре «Россия тәрбиячеләре» Бөтенроссия конкурсы бүләкләрен алды

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Санкт-Петербургта «Воспитатели России: в авангарде детства на берегах Невы» Бөтенроссия форумы узды, аның кысаларында «Россия тәрбиячеләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурсның федераль этабында Россиядән 4500дән артык тәрбияче, педагог хезмәткәрләр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Татарстаннан җиңүче булып Казанның Киров районы 7 нче балалар бакчасы мөдире Алсу Биктова, Казанның Совет районы 261 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Алсу Нуруллина, Яшел Үзән районының 6 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Рахманова танылды. Бүләкләү тантанасында министр урынбасары Минзәлия Закирова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International