Актаныш районының сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем идарәсе башлыгы Илгиз Халиков, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Данил Салихов һәм Мөхәммәт Мирза катнашында “ Мәктәпнең уңышы нигезе буларак проект фикерләвен формалаштыру ” дигән темага төбәкара семинар узды.
Семинарда Татарстан муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 80нән артык педагог, шулай ук Башкортстанның полилингваль мәктәпләреннән коллегалар катнашты.
Семинарны ачу тантанасы «Адымнар» мәктәбенең гимны белән башланды. Мәктәп укучылары кунакларны үзләренең иҗади проектлары белән таныштырдылар.
Семинар кысаларында Д.Салихов исемендәге драматургия кабинетын ачу тантанасы булды.