Татарстанның барлык мәктәпләре дә, масштаблы модернизацияләүдән соң, 9 гыйнвардан «ТР Электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасында эшли башлаячак. Платформага электрон журналлар компоненты һәм "Мәскәү электрон мәктәбе" (МЭШ) көндәлекләре кертеләчәк. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Татарстан Республикасының электрон белем бирү системасы» 2009 елда файдалануга тапшырылган һәм инде шактый искергән, шуңа күрә җитди модернизация таләп итә, дип аңлатты Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренә караганда, 28 декабрьгә кадәр педагогларны әлеге системада ничек эшләргә икәнлегенә өйрәтү дәвам итәчәк. Яңартылган Татарстан платформасы укытучыларның эшен гадиләштерер, кәгазь документлар әйләнешеннән максималь китәргә мөмкинлек бирер дип көтелә.