Путин Казанның мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына килергә вәгъдә итте

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путинны киләсе елда , БРИКС саммиты вакытында , Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына чакырдылар. Ул бу тәкъдимгә ризалык белән җавап бирде.  Сөйләшү дәүләт башлыгының һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» бөтенроссия чемпионатында җиңүчеләр һәм остазлар белән очрашуы вакытында узды, аны Кремльнең матбугат хезмәте трансляцияләде.

«2024 елда Казанда БРИКС саммитын уздырганда безнең уку йорты әлеге чараларны оештыру урыны булачак. Сезне халыкара компетенцияләр үзәгенә - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумына кунакка чакырасы килә», - диде Россия лидерына  әлеге очрашуда катнашучы,   техникумда укучы .

"Әгәр дә бу сез укыган урында узачак икән, димәк, мин тәгаен шунда булачакмын. Сезнең чакыруыгызны рәхәтләнеп кабул итәм ", - диде бу сүзләргә Владимир Путин.

2024 елның 12 июненнән 23 июненә кадәр Казанда БРИКС уеннары узачак, ә октябрьдә республика башкаласында 26 дәүләт башлыгы катнашында БРИКС саммиты узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International