Очрашуда 2023 елда уртак эшкә йомгак ясадылар һәм киләсе елга планнарны билгеләделәр. Чара КФУда узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа ел алдыннан мондый очрашулар уздыру күркәм традициягә әйләнде. «Бүген югары белем бирү системасында зур үзгәрешләр күзәтелә. Барысы да белем бирүнең конкурентлы һәм мөстәкыйль булу өчен бердәнбер юл булуын аңладылар. Башка юллар юк. Быел югары уку йортларыбыз тарафыннан зур эш башкарылды. Узып баручы елның мөһим казанышы - тагын 2 югары уку йорты базасында алдынгы инженерлык мәктәпләре төзеләчәк. Бу Әлмәт дәүләт нефть институты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты. Тулаем алганда, Татарстанның югары уку йортлары гаять зур потенциалга ия, бергә алга барырга кирәк», - дип ассызыклады республика Рәисе.
Республиканың югары уку йортлары ректорлары Советы рәисе, КФУ ректоры Ленар Сафин югары уку йортлары үсеше өчен төп проект булып «2030 приоритеты» булуын билгеләп үтте. КФУның махсус комиссиясе карары буенча беренчелекне саклап калган һәм 2024 елда өстенлекле программаларны үстерүгә 715 млн сум алачак. Шулай ук грантның махсус өлешен алучы вузлар арасына КХТИ (463 млн сум)да кергән. КДМУ да грантның база өлешен алуга комиссия тарафыннан сайлап алынган (100 млн сум).
Шушы көннәрдә дөньякүләм дәрәҗәдәге уку-лаборатория корпусы һәм Әлмәт нефть институтында укытучылар өчен торак йортлар файдалануга тапшырыла.. Моннан тыш, Казан химия-технология институты «Аммоний» АҖ һәм Менделеевск районы белән бергәләп Менделеевск шәһәрендә химик-технологик көллият кампусын проектлауга кереште.