Путин: Өч елдан соң Россиядә 10 млн га якын яшь белгеч булачак

2023 елның 23 декабре, шимбә

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин һөнәри осталык чемпионатында җиңүчеләр белән очрашуда белдерде (чыгышы Кремль матбугат хезмәтенең Telegram-каналында трансляцияләнде).

"Кайдадыр өч елдан соң безнең демографик дулкын өскә күтәреләчәк, бу яшь белгечләр 2 млн га артып - 10 млн га якын булачак", - диде дәүләт башлыгы.Шул ук вакытта, Путин сүзләренчә, бүген һөнәри кадрлар һәм хезмәт базары арасындагы тыгыз бәйләнешне тәэмин итү аеруча мөһим. "Чөнки эре, аеруча югары технологияле, предприятиеләргә бу кадрлардан башка үсәргә мөмкин түгел", - дип ассызыклады Россия лидеры.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау, илнең демографик дәрәҗәсен күтәрү һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International