Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Кайбер мәктәпләр федераль бюджеттан уртак финанслау хисабына төзеләчәк. 2024 елда күп кенә мәгариф учреждениеләре төзеләчәк, - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
Лаеш районының Усад һәм Сокуры авылларында, Биектау районының Чернышевка авылында, Казанның «Горки» районында 1224 урынлык мәктәпләр, шулай ук Көектә 600 урынга янкорма төзелер дип көтелә. Моннан тыш, Казанның «Весна» торак комплексында мәктәп төзү планлаштырыла.
Татарстанда быел 9,6 меңнән артык урынга 11 мәктәп төзелгән.