Ярминкәдә Казан һәм республика районнарыннан 250 яшь эшкуар үз товарларын һәм хезмәтләрен күрсәтте. Биредә теләсә нинди зәвыкка эшләнмәләр тәкъдим ителде. Бу стандарт булмаган сувенир продукциясе, салкын фарфор бизәнү әйберләре, савыт-саба, эшкәртелгән пластик шешәләрдән экометлар, бәйләнгән эшләнмәләр, файдалы тәм-томнар, бүләк савытларда автор-чәйләре, шикәр урынына бал өстәлгән пастила һәм башка төр продукцияләр. Ярминкәдә тәкъдим ителгән барлык товарларны да мәктәп укучылары үз куллары белән ясаган.
Шулай ук, хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз бизнесын төзи торган командалар өчен гамәлдәге эшмәкәрләр белән эшлекле очрашулар оештырылды, алар шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм бу өлкәдә бизнес алып бару үзенчәлекләре турында сөйләделәр.
Мондый форматта мәктәп ярминкәсе республикада инде икенче тапкыр уздырыла һәм аның оештыручылары сүзләренчә, мәгариф учреждениеләре укучылары арасында «Мәктәп бизнес-старты» проектына ихтыяҗның югары булуын раслый.