Мәскәүдә «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Баш Штабының утырышы узды. Утырыш барышында «ЮНАРМИЯ» төбәк бүлекчәләренең еллык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Гомумроссия смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы 2023 ел йомгаклары буенча II урынны алды.
Бу зур җиңү һәм һичшиксез, Татарстан Республикасының «ЮНАРМИЯ» төбәк хәрби-патриотик хәрәкәте штабы башлыгы, генерал-майор Александр Ильич Бородинның зур казанышы.