«Патриотлар тәрбиялибез»: Казанда үткән слетка бөтен Татарстаннан яшь армиячеләр килде

2023 елның 22 декабре, җомга

Слет кысаларында 2023 елда Татарстанда яшь армиячеләр  хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясалды, 2024 елга планнар билгеләнде.

Слет эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыгы, ТР ДОСААФ, Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы, “Татарстан Республикасы ветераннары берлеге”, ТР хәрби комиссариаты вәкилләре, “ЮНАРМИЯ”  төбәк штабы әгъзалары, җирле бүлекчәләр штаблары башлыклары, мәгариф бүлекләренең тәрбия эше буенча җитәкчеләр урынбасарлары һәм бөтен Татарстаннан 100 дән артык яшь армияче катнашты.

Генерал-майор Александр Бородин яшь армиячеләрнең Ватан тарихын өйрәнүләре һәм хәрби-патриотик юнәлештә үсүләре турында сөйләде. Россиянең егерме герое нәкъ менә Казан танк училищесында белем алуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International