15 декабрьдә Әлмәт политехника техникумында Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында “Идел буе халыклары” республика фольклор фестивале лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Конкурста республиканың 15 муниципаль берәмлегеннән 400 дән артык кеше катнашты. Җиңүчеләр «Халык биюе», «Календарь йолалары», «Хәзерге заман җыр иҗаты», «Халык театры», «Кече лирик жанрлар» номинацияләрендә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Фестиваль күпмилләтле яшьләрне берләштереп, Идел буе һәм Татарстан халыкларының гореф-гадәтләренең, мәдәниятләренең якты калейдоскобы булды.