Олимпиадада Татарстанның 18 муниципаль берәмлегеннән һәм Казан шәһәреннән 9-11 сыйныфларда белем алучы 102 укучы катнашты.
Аксубай, Алексеевск, Әлки, Апас, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Чирмешән районнары чуваш теле һәм әдәбияты, Актаныш, Әгерҗе, Балтач, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим районы укучылары мари теле һәм әдәбияты буенча җиңүче булдылар.
Удмуртия теле һәм әдәбияты буенча Әгерҗе, Балтач, Кукмара районнары укучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Мордва теленнән җиңүчеләрне һәм призерларны Алексеевск, Бөгелмә һәм Тәтеш муниципаль берәмлекләре укытучылары әзерләгән.