«Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре эше системасында табигый-фәнни белем яңарту

2023 елның 22 декабре, җомга

18 декабрьдә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Менделеевск районы мәгариф идарәсе белән берлектә, 3 нче химия-технология лицее базасында «Илнең технологик суверенитетына кертем: белем бирүнең заманча мөмкинлекләре»  республика семинары уздырды.

 Семинарда мәктәп һәм заманча җитештерүчеләрнең  нәтиҗәле хезмәттәшлеге тәҗрибәсе тәкъдим ителде, «Аммоний» АҖ белән лицейның үзара хезмәттәшлеге мисалында,  хәзерге заман укучыларының табигый-фәнни һәм математик белемен үстерү механизмнары каралды.  

Семинарда Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Роберт Искәндәров, КФУ педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгенең гомуми белем кафедрасы укытучысы Гөлнара Минһаҗева, «Иннополис» лицееның математика укытучысы - «Россиянең ел укытучысы -2023» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы призеры Арман Костанян катнашты.

«Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре эшчәнлеген оештыру буенча уңышлы эш тәҗрибәсе, шулай ук «Алдынгы инженерлык мәктәпләре» проектында катнашучылар белән лицейның үзара хезмәттәшлеге турында 3 нче химия-технология лицее директоры Евгений Ямщиков сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International