Бердәм дәүләт имтиханы гамәлдән чыкмаячак. Кайбер белгечләрнең язга кадәр БДИны гамәлдән чыгарырга кирәк дигән искә төшерүләренә карамастан, бу хакта сүз бармый. Әмма имтиханны үткәрүдә үзгәрешләр булырга мөмкин.
Инженерлык вузларына рус теле буенча БДИ балларын кертмәү тәкъдиме барлыкка килде, ә математекага өстәмә итеп физика һәм информатика тапшырырга. Әмма киләсе елда бу һичшиксез булмаячак, чөнки әлегә бердәм фикер юк.
Якындагы елларда гарәп теленнән БДИ техник сәбәпләр аркасында кермәячәк.
Әгәр дә югары уку йорты аккредитация алмый икән, ул конкрет программага өйрәтү тәмамланганнан соң дәүләт үрнәгендә дипломнар бирә алмый. Укучыларның белемнәренә бәя бирелә. Әгәр дә төркем минималь балларның бусагасын үтсә, оешма аккредитация ала.
"Аккредитацияләре булганнар, автомат рәвештә озайтыла. Әмма без өч елга бер тапкыр мониторинг үткәрәбез. Югары уку йортлары һәм мәктәпләр өчен БДИ баллары, профессор-укытучылар составы һәм башка күрсәткечләр исәпкә алына. 45 мең оешма бу мәгълүматларны тәкъдим итте. Апрельдә йомгак ясаячакбыз", - диде Музаев.
2024 елга педагогларның кәгазь эшләрен киметәчәк 6 пилот регион билгеләнгән. Бу Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре , Түбән Новгород, Пенза, Вологда һәм Мәскәү өлкәләре. Эксперимент 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Алга таба канунга төзәтмәләр кертү планлаштырыла.