"ВКонтакте" социаль челтәренең мини-кушымтсында Белем.2023 ел Премиясе мәгърифәтчелек бүләге ияләре өчен тавыш бирү бара.Анда укытучылар, югары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары, мәктәп укучылары катнаша ала.
Быел премиягә Россиянең 89 төбәгеннән 13 меңнән артык гариза бирелгән.
Премия 19 номинация буенча бирелә, хәзер 13 номинация буенча тавыш бирү ачык. Балалар һәм педагоглар «Мәктәптә агарту эшчәнлеге өчен», «Урта һөнәри белем бирү системасында агарту эшчәнлеге өчен», «Остазлык» номинацияләрендә иң яхшы кандидатларны сайлый алалар. Онлайн-тавыш бирүдә бары тик бер мәгърифәтче һәм сайланган номинациядә бер генә проект өчен катнашырга мөмкин. Соңрак тагын ике номинация буенча «Елның чит ил мәгърифәтчесе» һәм «Елның яшь мәгърифәтчесе» онлайн-тавыш бирү ачылачак.
12 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яшь мәгърифәтче» номинациясендә катнашуга гариза тапшыру кампаниясе дәвам итә. Гаризалар 2024 елның 12 гыйнварына кадәр премиянең рәсми сайтында кабул ителә.
«Елның агарту компаниясе» һәм «Мәгарифкә гомуми өлеш керткән өчен» номинацияләрендә җиңүчеләрне мактаулы жюри атаячак, ә «Тыңлаучылар версиясе буенча агартуга гомуми өлеш керткән өчен» номинациясе лидерын «ВКонтакте» социаль челтәрендәге премия кушымтасында халык тавыш бирүе буенча сайлаячаклар.
Белем .Премия - 2023 лауреатларның исемнәре 2024 елның февралендә узачак агарту бүләген тапшыру тантанасында игълан ителәчәк.