Тарих укытучылары форумында катнашучылар бердәм дәреслекләр турында фикер алыштылар

2023 елның 22 декабре, җомга

ВДНХның 57 нче павильонда тарих укытучыларының Бөтенроссия форумы узды.  Россиянең төрле төбәкләреннән педагоглар һәм педагогик юнәлештә укучы студентлар  белән РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, шулай ук өлкән сыйныфлар өчен тарих буенча яңа дәреслек авторлары: Россия Президенты ярдәмчесе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский, МГИМО ректоры Анатолий Торкунов һәм РФА Гомуми тарих институтының фәнни җитәкчесе, Россия тарих җәмгыяте рәистәше Александр Чубарьян очрашты.

Форум  Белем. мәйданчыгында үтте.  Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, тарихи агарту буенча ведомствоара комиссия рәисе Владимир Мединский 5-9 нчы сыйныфлар өчен тарих дәреслеген әзерләү турында сөйләде.

МГИМО ректоры Анатолий Торкунов ассызыклаганча, өлкән сыйныфлар өчен бердәм дәреслекләр, шул исәптән,  югары уку йортлары ихтыяҗларын исәпкә алып эшләнде. Аның сүзләренчә, дәреслекләр укучыларга кирәкле база бирәчәк .

Чара азагында РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов укытучыларга югары һөнәри осталыклары һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен ведомство бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International