Әлмәт шәһәренең 5 нче гимназиясе укучылары госпитальләрдә дәваланучы махсус операцияләрдә катнашучылар өчен пижама тегә башладылар. Алар моның белән технология дәресләрендә һәм дәресләрдән соң шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә укучылар 124 пижама тегеп госпитальгә җибәргәннәр. Һәр пижам янына бер пар җылы оекбаш һәм шоколад куйганнар, ә пижама кесәсенә матур теләкләр язылган хат салганнар.
Гимназия директоры Венера Баһаветдинова сүзләренә караганда, бүгенге көндә алар 165 простня, 230 мендәр тышы, 150 трусик, 180 данә кызыл бәйләвеч, шулай ук ике палатка һәм дүрт япма теккәннәр.