Казанда кулланучылар хокукларын яклау буенча XI Олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Дәүләт алкоголь инспекциясе конференц-залында узган тантанада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, жюри рәисе һәм юридик фәннәр кандидаты Юрий Митюшкин катнашты. Быел олимпиадада барлык муниципалитетлардан 8 меңнән артык укучы катнашты. Финалга шуларның 76 сы узды. Катнашучыларны рәхмәт хатлары, җиңүчеләр дипломнар һәм статуэткалар белән бүләкләделәр. Моннан тыш, балаларны олимпиадага әзерләгән педагогларны һәм остазларны да билгеләп үттеләр.