Мәгариф министрлыгы: мәктәпләрдә Яңа ел чыршылары узачак

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Депутат Сергей Миронов, мәгариф министрлыгына  мигрант балаларның ата-аналары теләге белән  кайбер мәктәпләрдә яңа ел чыршыларын уздырмау  проблемасы  барлыгы турында мөрәҗәгать итте.  

Чыршы бәйрәмнәре булачакмы? Мәгариф министрлыгында вәзгыятькә ачыклык керттеләр.

- Бөтен ил буенча мәктәпләрдә  Яңа ел бәйрәмнәре узачак. Моның өчен бернинди каршылыклар да юк, - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.  Яңа ел - безнең традицион бәйрәм, тантана, ул теләсә кайсы баланың хәтерендә кала.  Министрлыкта  25 декабрьдә узачак "Мөһим сөйләшүләр" дәресе Россиянең төрле халыкларының Яңа ел гаилә традицияләренә багышланачак, дип ачыклык керттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International