2024 елга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының эш юнәлешләре билгеләнде

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

2024 елга Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы эшенең җиде өстенлекле юнәлеше билгеләнде. Республика халкының иң күп тавышын җыйган тәкъдимнәр бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында каралды.

 

Халык тарафыннан формалаштырылган максатлар һәм бурычлар исемлеге өчен халык тавыш бирүе нәтиҗәләрен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова тәкъдим итте. Министрлык эше юнәлешләренең йомгаклау исемлеген Иҗтимагый совет әгъзалары тавыш бирү юлы белән сайлады.

«2024 ел дәвамында Иҗтимагый совет әгъзаларына, экспертларга өстенлекле максатлар һәм бурычларны үтәүне контрольдә тотарга кирәк булачак», - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Асия Тимирясова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International