Мәскәүдә «Югары мәктәпнең алтын исемнәре» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Конкурс инде алты ел уздырыла; алтынчы сезонда югары мәктәп укытучылары, фәннәр докторлары, академиклар, шулай ук үз эшчәнлеген илнең югары уку йортларында укыту белән бергә алып барган җитештерү һәм корпорацияләр белгечләре катнашты. Барлыгы 79 төбәктән 1750 гариза бирелгән, ә җиңүчеләр 268 кеше , аларның 10сы - "Ростех" дәүләт корпорациясеннән махсус приз алды.

Татарстан Республикасын быел Казан (Идел буе) федераль университеты укытучылары - филология фәннәре докторы Несмелова Ольга Олеговна, физика-математика фәннәре кандидаты Секаева Лилия Раилевна һәм Казан дәүләт энергетика университеты мөгаллимнәре Ерёмина Ирина Ильинична тәкъдим итте. Бүләкләр 10 номинация буенча тапшырылды.

Тантаналы чара Югары мәктәп укытучылары Лигасы гимнын хоры белән башланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International