Конференциядә барлык мәгариф дәрәҗәләре белгечләре, мәгариф оешмалары һәм профильле ведомстволар җитәкчеләре, югары уку йортлары укытучылары, галимнәр, аспирантлар, магистрантлар, студентлар һәм чит ил фәнни-мәгариф үзәкләреннән кунаклар катнашты. Катнаш форматта чара Россиянең 15 төбәгеннән һәм дүрт чит илдән( Кытай, Казахстан, Төрекмәнстан һәм Алжир) 600 катнашучыны берләштерде. Быел конференция Россиядә Укытучы һәм остаз елына һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.
Пленар утырышны сәламләү сүзе белән Чаллы педуниверситеты ректоры Әлфинур Галиакберова ачып җибәрде.
Үзенең сәламләү чыгышында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Илгиз Халиков ассызыклаганча, төбәктә республикада яшәүче халыклар телләрен өйрәтү буенча күпьеллык уңай тәҗрибә бар.
Конференциянең эше секция утырышларында дәвам итте. Заманча белем бирү киңлегендә балаларны мультилингваль үстерү, Россия мәктәпләрендә мигрант балаларны укыту һәм мәдәният һәм сәнгать диалогы аша баланың гармонияле шәхесен формалаштыру өлкәсендә укытучылар һәм мәгариф оешмалары педагогларының мастер-класслары күрсәтелде. Көн дәвамында катнашучылар Осталар ярминкәсендә һәм күргәзмә мәйданчыкларында булды, анда полилингваль белем бирү өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде.