Рөстәм Миңнеханов ТР стипендиясен алучы студентлар исемлеген киңәйтте

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортларында белем алучы һәм дәүләт ярдәменең өстәмә чарасы буларак  республика җитәкчесенең стипендиясен  алачак студентлар исемлеген киңәйтте. Указ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Сүз көндезге бүлектә белем алучылар турында бара. Исемлекне тагын алты кеше тулыландырды.

“Татар-информ” элегрәк хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан югары уку йортлары  студентлары өчен ТР Рәисе стипендиясен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International