2026 елда Казанда мәктәп укучылары саны 200 меңнән артып китәчәк

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

2026 елда Казанда мәктәп укучылары саны 200 меңгә җитәчәк. Бу хакта Казан  мэры Илсур Метшин ММЧ вәкилләре белән очрашуда хәбәр итте.

"Бу тулы бер Түбән Кама. Ә бездә мәктәп укучылары гына шулкадәр булачак", - диде шәһәр башлыгы.

Аның сүзләренә караганда, быел Казан мәктәпләренә беренче сыйныфка  20 мең укучы кергән. Метшин, 6 мең урынга, дүрт яңа мәктәп файдалануга тапшырылды дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International