ТР Рәисе "Абилимпикс"та җиңүченең остаз булу идеясен хуплады

2023 елның 26 декабре, сишәмбе

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Абилимпикс” чемпионатында җиңүче Азалия Яфасованың шундый ук талантлы балалар  өчен остаз булу һәм  татар эстрадасы йолдызлары, шул исәптән Илсөя Бәдретдинова белән бер сәхнәдә чыгыш ясау идеясен хуплады. Бу хакта ул еллык матбугат конференциясе вакытында хәбәр итте.

"Мин сез бик мөһим, кирәкле эш башкарасыз дип саныйм. Сез беләсез, “Абилимпикс” чараларын да үткәрәбез. Әгәр сезнең инициатива булса, без аны тулысынча хуплыйбыз ", - диде Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, “Абилимпикс” һөнәри осталык буенча илкүләм  чемпионат , инвалидлыгы булган кешеләрнең  һөнәрләре буенча ярышлары, шулай ук мәктәп укучылары һәм булачак абитуриентларның ата-аналары өчен һөнәри юнәлеш мәйданчыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International