Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Теләкләр чыршысы» республика акциясе кысаларында Яр Чаллыда яшәүче балалар теләкләре язылган шарны алды. Бертуганнар 17 яшьлек Альмира белән 8 яшьлек Самира министрдан күңелле бүләкләр - сюрпризлар алдылар. Альмирның күптәнге хыялы тормышка ашты, ул смарт-сәгать турында хыялланган, ә Самира радиоидарәле автомобильләрне бик ярата, гәрчә барлык кызлар кебек, курчаклар белән дә уйнарга ярата. Бүләкләрне Яр Чаллы башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин тапшырды.
Акциягә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарлары да кушылды.
"Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясе 2018 елдан "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасына керә торган "Минем белән хыяллан" хәйрия проекты буенча уздырыла. Теләге булган һәркем, мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, ятимнәрнең һәм катлаулы хәлдә булганнарның хыялларын тормышка ашыра ала. Акция үткән дүрт елы эчендә, 60 меңгә якын яңа ел теләге үтәлгән.
Яңа елга кадәр вакыт бар әле, сез дә кушылыгыз!