Мәктәп укучылары өчен химиядән олимпиада башланды

2024 елның 4 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты “Аммоний” АҖ белән берлектә  9-11 сыйныф укучыларын химия һәм химия технологияләре буенча «Потомки Менделеева» олимпиадасында катнашырга чакыра.

Олимпиадада Россиядә  һәм аннан читтә яшәүче укучылар катнаша ала.

Олимпиадада җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак, ә  призерлар 30 мең сум . Шундый ук премияләр укучыларының остазлары өчен каралган.

Гаризаларны кабул итү башланды,   8-14 гыйнварда  беренче  читтән торып этап , февраль ахырында - Менделеевскида олимпиаданың йомгаклау этабы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International