Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшырдылар

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

Казан Ратушасында укучыларны   Казан мэрының исемле стипендияләре белән бүләкләделәр. Аспирантлар һәм студентларны ТКХ, төзелеш, транспорт, цифрлы һәм мәгълүмати технологияләр, медицина, архитектура, мәдәният, икътисад, спорт, туризм һәм башка өлкәләрдәге тикшеренү эшләре өчен бүләкләделәр. Шулай ук балалар музыка, сәнгать һәм спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләрнең дә казанышлары билгеләп үтелде. Барлыгы  93 кеше бүләккә лаек булды, бүләкләрне аларга шәхсән шәһәр башлыгы Илсур Метшин шәхсән үзе тапшырды.

  Конкурска студентлар һәм аспирантлардан 237 гариза бирелгән. Көндезге  этапка 102 кеше узды. Аларны 23 эксперттан торган комиссия бәяләде. 16 аспирант һәм клиник ординатор 50 мең сум күләмендә стипендия алачак, югары уку йортларының 20 студенты һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары - 35 мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләренең ике студенты - 20 мең сум.

2023 елгы стипендияләр ияләрен котларга узган еллар җиңүчеләре килде. Диана Гурьянова һәм Елизавета Носкова быел стипендиант булган София Галкина белән берлектә “Хәсите” иҗат триосы составында “Бишек жыры”н башкарды. Барлык кызлар да -З.В.Хәбибуллин исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе укучылары.

Тантананы йомгаклап, Илсур Метшин якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, аларга зур уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International