Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы хезмәткәрләрен үз эченә алган Халыкара тикшеренүчеләр командасы сигезаякның - арктик суларда яшәүче Muusoctopus aegir яңа төрен ачты.
Беренче тапкыр аны Төньяк Исландия һәм Шпицберген арасында таптылар, әмма алга таба аның барлык арктик диңгезләрдә диярлек таралганы билгеле булды. Бу сигезаяк Цельсий буенча 0,4 градустан да артмаган суда 600 метрдан артык тирәнлектә яши.
Яңа сигезаякның морфологик билгеләрен КФУ зоологлары һәм Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Екатерина Корнеева тасвирлаган. Молекуляр-генетик анализны OpenLab институтына караган "Экстремальная биология" хезмәткәрләре Елена Шагимарданова һәм Ләйлә Шиһапова үткәрде.