ТР башкаласында мәгариф өлкәсенең мактаулы хезмәткәрләре өчен күкрәк билгесен гамәлгә куйдылар

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

Тиешле карар Казан муниципаль берәмлеге документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.

Әлеге күкрәк билгесен нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары, педагог һөнәрен популярлаштырганы, шулай ук актив җәмәгать эше,  шәһәр үсешенә һәм халыкның иминлегенә ярдәм итә торган проектларны гамәлгә ашырганы өчен тапшырачаклар.

Бүләкләүгә кандидатлар Казан мәгариф системасында кимендә 10 ел эш стажы булган  педагоглар һәм башка белгечләр була ала.

Елына барлыгы сигез күкрәк билгесе тапшырылачак. Белгечләрне бүләкләү турында карар шәһәр башкарма комитетының Мәгариф идарәсе боерыгы белән рәсмиләштерелә. Документны август конференциясе алдыннан бер тапкыр кабул итәчәкләр. Күкрәк билгесе белән бүләкләнгән белгечләргә бер тапкыр түләнә торган 100 мең сум акча  тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International