РФ Дәүләт Думасы депутаты Яр Чаллыда ОВЗ һәм ишетмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә булды

2023 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

27 декабрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова 88 нче Яр Чаллы мәктәбендә -сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар  һәм ишетмәүчеләрне  тернәкләндерү үзәгендә булды.

Татарстанда һәм Россия Федерациясендә бу  нозология буенча,  ишетмәүче һәм начар ишетүче, соң ишетә башлаучы, имплантацияләнгән балаларга ярдәм итә торган, бергәләп эшләүче бердәнбер мәгариф һәм медицина учреждениесе.

Татьяна Ларионова әти-әниләре белән очрашты, укучылар һәм мәктәпкәчә төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Балалар кунаклар алдында концерт номерлары белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International