23 декабрьдә Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов һәм Казан шәһәренең Идел буе районы прокуроры Артур Шәрипов Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләргә кунакка килделәр.
Альберт Зәки улы балалар йортында тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды. Балалар исә кунакларга үзләре әзерләгән музыкаль номерлары бүләк иттеләр.
Кунакларга учреждение буенча экскурсия үткәрделәр һәм тәрбияләнүчеләрнең тормыш шартлары, аларның укудагы һәм иҗаттагы уңышлары турында сөйләделәр.