26 декабрьдә Татарстан делегациясе Россия Федерациясе Президентының Түбән Новгородтагы Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең Чыршы бәйрәмендә катнашты. Делегация составында - балалар йортларында тәрбияләнүчеләр, кадет интернат-мәктәпләре укучылары , республика конкурслары һәм ярышларында җиңүчеләр. Яңа ел чыршысында катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән иде. Балалар Түбән Новгород губерна көллияте студентлары куелышындагы әкиятләрне карадылар. Балалар «Швейцария» паркында, планетарийда булдылар.
Татарстанлыларны вакытлыча урнаштыру өчен Түбән Новгород губерна көллияте билгеләнде. Коры паек бирүдән тыш өч тапкыр кайнар ашату оештырылган иде. Һәр катнашучы Кыш Бабайдан бүләк алды. Ә 27 декабрьдә Лениногорск балалар йортыннан килгән Милана Соломатинаны барлык дус-тату коллектив туган көне белән котлады.