Укытучы һәм остаз елында укытучыларга 470дән артык ярдәм итү чарасы гамәлгә ашырылган

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

Педагог һәм остаз елында Россия төбәкләре хакимияте укытучыларга актив ярдәм иттеләр. 2023 елда 53 млрд сумнан артыкка  470 социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырылган.  Бу хакта РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов Укытучы  һәм остаз ролен ныгытуга багышланган Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаганда әйтте.

Сергей Кравцов искә төшергәнчә, "Россия Федерациясендә мәгариф турында" канунына укытучыларны хокукый яклауны сизелерлек көчәйткән төзәтмәләр кертелгән. Моннан тыш, законда "мәгариф хезмәте" кебек төшенчә юк.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, кануннарда кабул ителгән үзгәрешләр нигезендә укытучылар бары тик биш документны гына тутырырга тиеш. Ул бюрократик йөкләнеш мәсьәләсе контрольдән төшми, дип өстәде.

Мәгариф министры хәбәр иткәнчә, Россия өч яклы комиссия кысаларында педагогларга хезмәт хакына кагылышлы кайбер карарлар килештерелгән: түләүләр исемнәре расланган һәм системалаштырылган. Хезмәт хакын исәпләгәндә билгеле бер дифференциация барлыкка килә һәм педагоглар стимуллаштыручы түләүләр ни өчен башланганын һәрвакытта да аңламыйлар, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International