Мәгариф министрлыгы укытучы тутырырга һәм язарга тиешле документларны төгәл билгели торган боерык чыгарды. Анда биш документ бар. Әмма әлегә кадәр мәктәпләрдә документлар тутыручы укытучылардан аларның кәгазь күчермәләрен тутырырга таләп иткән очраклар еш була.Бу хакта бүген РФ президенты каршындагы Дәүләт Советында мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.
"Бюрократик йөкләнеш проблемасы ахырга кадәр хәл ителмәгән, без урыннардан сигналлар алабыз һәм бу мәсьәләне контрольдә тотабыз, - диде Сергей Кравцов. - Укытучылар Мәгариф министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән биш документны гына тутырырга тиеш. Кайчак укытучы электрон һәм кәгазь журналын һәм башка документларны тутырганда кабатлана торган хәлләр барлыкка килә. Моның ярамавы турындагы аңлатмаларны берничә тапкыр җибәрделәр. Укытучыларга ярдәм итәчәкбез, һәр очракны тикшереп, тәртип урнаштырачакбыз".
Министр төбәк башлыкларыннан бу эштә ярдәм итүләрен сорады.