Хөрмәтле коллегаларыбыз, кадерлеветераннарыбыз!
Сезне якынлашып килүче Яңа 2024 ел беләнчын күңелдән котлыйм!
Узып баручы ел безнең өчен үзенчәлекле булды, ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы беләнУкытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде.
Бу уңайдан күп чаралар үткәрелде һәмукытучыларыбызның, педагогик хезмәтветераннарының статусын танытуга, дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән проектлар гамәлгәашырылды.
Республикабызның Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның ярдәме белән агымдагы елда яшь укытучылар өчен «Безнең яңа укытучы» грантыяңартылды, Татарстан мәгариф системасы үткән йөз еллык юл турындагы китап басмага әзерләнә, Казансу яры буенда укытучыга һәйкәл кую һәм сквер булдыру буенча эш башланып китте, Казан федераль университеты базасында «Белем» дип аталган мәгариф музее булдыру буенча зур эш алып барыла.
Эшләнгән эшләр, проектлар күбрәк, алга таба алар тагын да күбрәк булачак. Киләсе ел һәрберебез өчен уңай үзгәрешләр һәм яңа казанышлар елы булсын!
Быелгы уңышларыбыз алдагы үрләрне яулауга нигез булып безнең белән калсын, җиңүлебезнең саны артсын!
Барлык укучыларга да күңелле кышкы каникуллар, ә студентларга уңышлы сессия, җиңел имтиханнар телим.
Иң мөһиме, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек һәрчак безне озатып барсын!
Яңа ел белән!