25-26 декабрь көннәрендә Казанда Татарстан гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының 2023/2024 еллар дивизиональ этабы узды.
Уеннар Казан шәһәренең Идел буе районындагы 186 нчы лицейның «Перспектива» спорт залында үткәрелде.
Ярышларның баш хөкемдары - Бөтенроссия категорияле хөкемдар Валерий Терентьев.