ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгының элеккеге урынбасары, милиция генерал-майоры Рафил Ногманов профессиональлек һәм кешелеклелек үрнәге, үз эшенә бирелгән белгеч иде. Бу хакта телеграммада Татарстан җитәкчелеге юллаган туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашуда әйтелә. Исегезгә төшерәбез, Р. Ногманов 2 гыйнварда 74 яшендә вафат булды.
Рафил Ногманов 1949 елның 1 июлендә ТАССРның Апас районы Салтыган авылында туган. 1970 елда, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп, Казанның Киров эчке эшләр бүлегенә укырга керә. 1973 елда ул Алабуга урта-махсус милиция мәктәбендә укуын тәмамлый, ә 1981 елда - СССР Эчке эшләр министрлыгы академиясенең Мәскәү филиалында.
1993 елдан 15 ел дәвамында республика эчке эшләр министры урынбасары вазыйфасын башкарды.
Нерологта ассызыкланганча, бу постта Р. Ногманов ТРда хокук бозуларны профилактикалауның күп дәрәҗәле системасын оештыруга зур өлеш керткән. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә тәртип саклау буенча җәмәгать пунктлары эшен яңарту башланган. Моннан тыш, милициянең участок уполномоченныйлары хезмәтен ныгытуга игътибар биргән һәм аларның социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү белән шөгыльләнгән.
Нәтиҗәле хезмәтләре һәм казанышлары өчен күпсанлы бүләкләр белән бүләкләнде, «Россия Федерациясенең атказанган эчке эшләр органнары хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының Атказанган юристы» исемнәренә лаек булды.
Телеграмманы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар имзалады.