Ата-аналар фикеренчә, хезмәт дәресләрендә пешерергә һәм тегәргә өйрәтергә кирәк

2024 елның 8 гыйнвары, дүшәмбе

Ата-аналар фикеренчә,  мәктәптә хезмәт дәресләрендә 5 файдалы шөгыль- балаларны  аш-су әзерләргә, агач белән эшләргә, тегәргә һәм кул эшләренә, вак көнкүреш ремонты ясарга һәм электр инструменты белән эшләргә өйрәтергә кирәк. SuperJob үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шундый.

Шул ук вакытта кече һәм урта сыйныф укучыларының ата-аналары кулинариягә өстенлек бирә (сораштырылучыларның 22 һәм 29 проценты). Өлкән сыйныф укучыларын исә ата-аналар кием тегү һәм төзәтү  күнекмәләренә өйрәтергә тели (22 процент).

Сораштырылган ата-аналар шулай ук балаларны кулдан һәм электр инструментлары белән эшләргә өйрәтүне кирәк дип саный (отвертка, гаечный ключ, дрель һ.б.). Шул ук вакытта алар слесарь һәм электр эшенә өйрәтүнең кирәклеге турында әйтәләр.

Югары сыйныф укучылары өчен актуаль күнекмәләргә машина йөртү дә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International